Бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларның өченче көнендә катнашып, саллы бүләкләр отарга мөмкин 📸 Исегезгә төшерәбез: сайлаулар көннәрендә #ВсейсемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотографияләр бәйгесе уздырыла. Бүләкләр саллы: 3 автомобиль һәм 33 смартфон. 🚗 📱 Конкурста катнашу шартлары: 🔹 Тавыш биргәннән соң махсус беләзек алырга. 🔹 Сайлау участогы урнашкан бинаның тышкы фонында гаилә белән фотога төшәргә (ким дигәндә, 1 беләзек күренергә тиеш). 🔹 Фотосурәттә икедән дә ким кеше булырга тиеш түгел – гаилә әгъзалары, дуслар, хезмәттәшләр (18 яшьтән өлкәнрәк). 🔹 Фотода сайлау участогы урнашкан бинага керү ишеге (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш. 🔹 Фотоны 18 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20 сентябрьнең 20.00 сәгатенә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга хештеглары белән ВКонтактедагы шәхси биткә урнаштырырга (катнашучының ВКонтакте аккаунты фотоконкурс дәвамында ачык булырга, һәм ул 18 яшькә җиткән кешенеке булырга тиеш). ♦Моннан тыш, Түбән Камада да бүләкләр уйнатылачак. КАМА TYRES шина комплексы өч комплект бүләк белән катнаша. Бәйгедә катнашу өчен: 1. «Всей семьей на выборы» республика бәйгесе шартларын үтәргә. 2. «Нижнекамск» группасына язылырга. 3. Бәйгедә катнашуыгызны расларга: шул пост астында, тавыш бирүегез турында комментарий калдырырга (1 катнашучы – 1 комментарий). 🤳🏽 Призлар уйнату. Бүләкләр «Нижнекамск» группасында 18, 19, 20 сентябрьдә 14.30 -15.00 һәм 20.30-21.00 сәгатьтә туры эфирда уйнатылачак. Җиңүчеләр рандомайзер ярдәмендә билгеләнә. Фотоконкурста катнашу шартлары белән тулырак https://vk.com/tatarstanalga марафон бергәлегендә танышырга мөмкин. Сайла, катнаш һәм бүләк от!